Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән полиция хезмәткәрләре урлауда шикләнелүче Пермь өлкәсе кешесен тоткарлаган

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлегенә банк карталарыннан законсыз рәвештә акчаларын күчерү турындагы гаризалар белән ике җирле кеше мөрәҗәгать итә.

Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, зыян күрүчеләрнең икесе дә күптән түгел генә банк карталары мәгълүматлары бәйләнгән телефон номерларын алыштырганнар. Оператив-эзләү чаралары барышында оперативниклар шәхесне ачыклаган һәм шикләнелүчене - Пермь өлкәсенең 35 яшьлек кешесен тоткарлаган.

 

Әлеге ир бер кәрәзле операторның берничә сим-картасын алуы турында сөйли. Аларны онлайн банкларга тоташтыруга тикшергәннән соң, ике номерда уңай баланс табып, зыян күрүчеләргә 16000 сумнан артык зыян китереп, үз "янчыгына" акча күчерә.

 

Фактлар мәгълүматлары буенча РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 3 өлеше "Урлау"   буенча җинаять эше кузгатылган.

 

Тоткарланучыга карата читкә китмәү һәм үз-үзен тиешенчә тоту турында язма рәвештә чик кую чарасы сайланган.

 

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы түбәндәгеләрне искә төшерә: телефон номерын алыштырганда, аны онлайн банктан сүндерергә онытмагыз.

Исегездә тотыгыз, сезнең мәгълүматлар аферистлар кулына эләгергә мөмкин.

 

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев