Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән полицейскийлары элегрәк кылынган талау буенча җинаять эшен ачыклаган

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлегенең кизү частенә 44 яшьлек Казан кешесеннән гариза килгән.

Ир Яшел Үзән ишегалларының берсендә билгесез кеше аның кесәсеннән телефонын урлаганлыгы турында сөйләгән.

Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 161нче маддәсенең 1нче өлешендә каралган билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Оператив эзләү чаралары барышында Васильево бистәсендә яшәүче 16 яшьлек егетнең әлеге җинаять кылуга катнашы булуы турында оператив мәгълүмат алына.

Җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре тоткарлый һәм Яшел Үзән районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының бүлегенә китерә. Шулай ук урланган кесә телефоны да алына.

Шикләнелүчегә карата яшәү урыныннан читкә китмәү һәм үз-үзеңне тәртипле тоту турында подписка рәвешендә кисәтү чарасы сайланган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев