Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән пляжы: коенырга ярыймы һәм суның сыйфаты нинди?

Яшел Үзән шәһәре пляжында коену тыела. Бу хактагы карарга 17 июньдә   Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Сапожников кул куйды. 

Тыюның сәбәбе шунда: су пробаларының санитар норма таләпләренә туры килмәве. Анда эчәклек таяк­чыклары бактерияләренең бер төре табылган.
Су температурасы күтә­релгән саен бактерияләр дә тизрәк үрчи. Ә андый суда коену ашказаны-эчәк системасы органнарының ялкынсынуына китерүе мөмкин.
Су торышының начараюын аңа фекалийлар эләгү белән аңлатырга булса да,  Яшел Үзән районы  яр буе зонасына  канализация суларын агызу яисә авария  очраклары күзәтелмәгән. Якындагы көннәрдә суның башка урыннары да, Волжск шәһәре районында да тикшереләчәк. Бу пычрану чыганагының кайда булуын ачык­ларга мөмкинлек бирәчәк.
ТР Роспотребнадзор идарәсенең Яшел Үзән бүлеге белгече Артем Ефимов билгеләвенчә, су пробасын айга дүрт тапкыр ясыйлар. Бүгенге көндә аларның өчесе ясалган: беренчесе суның нормаль торышын күрсәткән булса, икенчесе канәгатьләнерлек булмаган, шуннан соң пляжны япканнар. Өченче пробаның нәтиҗәсе  шушы атнада әзер булачак. Елга суы әйбәт нәтиҗә күрсәтү белән пляж коену өчен ачылачак.

Яшел Үзән муниципаль район Советы матбугат хезмәте.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев