Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Яшел Үзән ПКБсы” АҖнең генераль директоры яшел үзәнлеләрне бәйрәм белән котлый!

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр һәм шәһәребез кунаклары, коллегалар!

«Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы» АҖ коллективы һәм шәхсән үз исемемнән батырлык, көч һәм намуслылык бәйрәме – Ватанны саклаучылар көне белән ихлас котлауларны кабул итегез!

Бу бәйрәм күптән бөтен ир-атлар көненә әйләнде. Шулай да, бүген без беренче чиратта Ватанны саклаучы исемен горур йөрткән погонлы ир-егетләребезне котлыйбыз. Арабызда бик аз калган Бөек Ватан сугышы ветераннарын олылыйбыз. Әфган сугышы һәм «кайнар нокталарда» хезмәт иткән ветераннарны, шул исәптән кораллы бәрелешләрдә үз бурычларын үтәгәндә гомерләре өзелгән батырларны искә алабыз. Без кичә генә хәрби форма кигән һәм Ватан каршында үз бурычларын үтәүче яшьләрне дә онытмыйбыз.

Бу тантаналы көндә сезгә, чын йөрәктән, баш очыбыздагы күк йөзенең тыныч булуын, һәр башлаган эшегезнең уңышка ирешүен, кыю карарлар кабул итүегезне, оптимизм, ныклы сәламәтлек һәм озын гомер, рухи һәм матди байлык теләп калам!

Евгений Жирков,
«Зеленодольск ПКБсы» АҖнең генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев