Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Яшел Үзән» остаханәсе

Кыш – кошларга аеруча авыр ел фасылы. Чөнки нәкъ менә бу вакытта аларга азык табуы авырая. Һәм кошлар безнең ярдәмгә мохтаҗ. Моның өчен әйдәгез җимлекләр ясыйк. Ә аны ясау ысуллары бихисап. Без сезгә иң гадиен тәкъдим итәбез.

1.

 

5 литрлы су савыты һәр йортта бар инде ул. Шуның аскы бер җирендә кошларга ишек ясагыз да, җимлекне агачка җеп белән бәйләп, беркетеп куегыз. Әлбәттә инде, көнбагыш, ярмалар салырга онытмагыз!

2.

Икенче ысулыбыз да бик җиңел. Монысын ясау өчен кәгазьдән ясалган сок, йогырт, катык савытлары кирәк. Шулай ук кошларга кереп, чыгып йөрү өчен тишек ясыйбыз да, агачка беркетеп куябыз.

Җимлекләрне ясау бер, аларны, җил очырмадымы икән дип карап, ризык салып тору икенче эш. Безнең киңәшләргә колак салырсыз дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кормушка для птиц