РФ Президентын сайлау көнендә Яшел Үзән районында 96 сайлау участогы эшләде. Аларга тавыш бирү өчен районның 96 112 кешесе килде, бу барлык сайлаучыларның 74,4 процентын тәшкил итә.
Тавыш бирү нәтиҗәләре түбәндәгечә:
- Путин Владимир Владимирович – 79 процент
- Грудинин Павел Николаевич – 11,4 процент
- Жириновский Владимир Вольфович – 4,5 процент;
- Собчак Ксения Анатольевна – 1,4 процент тавыш җыйды.
Россия Президентлыгына калган кандидатлар – Григорий Александрович Явлинский, Сергей Николаевич Бабурин, Максим Александрович Сурайкин һәм Борис Юрьевич Титов өчен сайлаучылар 1 проценттан да кимрәк тавыш бирде.
Теманың дәвамын газетабызның киләсе чәршәмбе саныннан укый аласыз.
Нет комментариев