Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән кызы «Яз гүзәле» бәйгесе җиңүчесе

«Яз гүзәле-2019» югары уку йортлары арасындагы матурлык һәм талантлык бәйгегә нәтиҗә ясалды. Әлеге конкурс студентлар өчен һәр яз көтеп алынган проектларның берсе булып тора. Финалда Казан шәһәренең 7 югары уку йортыннан студент кызлар катнашты.

Кызлар хореография, вокал, нәфис сүз һәм татар халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен яхшы белүдә үзара көч сынашты. Һәм алар арасында Казан милли тикшеренү технологик университеты студенты, Яшел Үзән кызы Алия Әхмәтованың да катнашуы һәм алай гына да түгел, «Яз гүзәле» исеменә лаек булып, җиңү яулавы – сөенечле вакыйга.
Республика күләмендә уздырылучы дәрәҗәле бәйгедә җиңү яулаган якташыбыз кем соң ул? Алия шәһәребезнең 11нче мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган, балачагын, җәйге каникулын әби-бабасы янында, саф һавалы, ямьле табигатьле Бакырчы авылында уздырган гап-гади татар кызы. Әмма кечкенәдән үҗәтлеге, тырышлыгы, белемле һәм лидер булырга омтылуы белән аерылып тора. Әти-әнисе кызны биергә яратканлыктан, бал биюләре түгәрәгенә бирә, сәнгать мәктәбенә йөртә. Мәктәптә укыган чорларда бик актив рәвештә шәһәр һәм республика күләмендәге олимпиадаларда катнаша. Алия КФУны (бакалавриат) тәмамлаган. Икенче югары белемне шулай ук КФУда ала, һөнәри юнәлештә инглиз теле буенча тәрҗемәче. Бүгенге көндә якташыбыз КНИТУ-КХТИда 1нче курсны тәмамлый (магистратура). Шулай ук «Бала-Сити» Кембридж халыкара мәктәбендә эшли. Кайда гына укыса да, студентлык чоры гөрләп бара. Сәләт, Студентлар лигасы, Талантлы яшьләр академиясе яшьләр оешмаларының активисты. 
 

Язманы тулысы белән газетадан укыгыз №38.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев