Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән кызы Мария Минаева спорт гимнастикасы буенча Россия җыелма командасына керде

Пензада спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионаты узды, анда Идел буе федераль округы командасы составында Яшел Үзән олимпия резервы 1 нче мәктәбе укучысы Мария Минаева - 3 нче, ә шәхси беренчелектә 5 нче урынны яулады.

Шулай итеп, ул спорт гимнастикасы буенча Россия җыелма командасына керде. Турнирда илнең 9 федераль округыннан 70 иң яхшы спортчы катнашты.

Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев уңышлы чыгышы белән Машаны, аның тренерлары Гөлнара Әхмәтҗанованы һәм Александр Артамоновны Россия чемпионатында яхшы нәтиҗә белән котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев