Өч яшьлек Леонтия Чихирина Мәскәүдә телевидениенең беренче каналда бара торган популяр «Лучше всех» тапшыруында катнашып тамашачыларны таң калдырып кайтты.
Бу кечкенә кызның ниһаять хыялы тормышка ашкан – Максим Галкин белән очрашу бәхетенә ирешкән. Ул аңа яттан бер ялгышмый «Мойдодыр»ны сөйләп күрсәтте. Кызчыкка өч кенә яшь булса да, ул Корней Чуковскийның тагын берничә әкиятен яттан белә. Күптән түгел генә Леонтия «СОМиК» Халыкара проекты призеры да булган.
Фото: https://vk.com/zelnovosti
Нет комментариев