Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән көрәшчеләре Шәледә көч сынашып кайтты

Яшел Үзәннең спорт көрәше мәктәбендә шөгыльләнүчеләр Питрәч районының Шәле авылында Авыл хуҗалыгы атказанган хезмәткәре Ф.Сафин истәлегенә багышланган милли көрәш турнирында катнашып кайтты.

Бу ярыш 14-17 яшьлек яшүсмерләр һәм шулай ук зурлар арасында узды.

Киеренке шартларда барган  ачык турнирга республикадан да көрәшчеләр күп килгән иде. Шуңа карамастан яшел үзәнлеләр әйбәт нәтиҗәләр күрсәтте. Төрле авырлык категорияләрендә Рәмзис Заһидуллин, Даут Гайнуллин – I, Денис Зыкин -  II, Инсаф Яруллин  III урын алды. Ә зурлар арасында Фирдүс Зәйнуллин  II урын яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск Национальная борьба Көрәш