Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән көрәшчеләре Питрәчтә дә сынатмады

Питрәчтә милли көрәш буенча көрәшче Рафаэль Сафиуллин истәлегенә яшүсмерләр һәм ир-атлар арасында ярышлар булып узды.

Әлеге ярышларда Яшел Үзәннән дә көрәшчеләр катнашты.

Киеренке көрәштә яшел үзәнлеләр оста уен күрсәтеп, лаеклы урыннар яулады. Әйтик,  70 килограмм авырлыктагы яшүсмерләр арасында Даут Гайнуллин һәм 90 килограммлы ир-атлар арасында Айдар Әхмәтов I урын яулады. Яшел Үзән командасы өчен яшүсмерләрдән тагын  Равил Исламов, Денис Зыкин, Азамат Гыймадиев һәм ир-атлардан Руслан Гарифуллин катнашты.

Милли бәйрәмебез сабан туйларына вакыт ерак калмаган. Хәзер инде көннәре дә билгеле. Бу ярышлар шушы бәйрәмгә әзерлек этабы, көчеңне сынап карау кебек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшел Узэн районы милли көрәш батырлар