Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән – корабль төзүчеләр шәһәре

«Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы» АҖ җитәкчелеге, профсоюз комитеты, ветераннар советы барлык колективны һөнәри бәйрәм – Корабль төзүчеләр көне белән тәбрик итә!

Бу көнне без горурланып үзебезнең корабль төзүчеләребез, инженерларыбыз, конструкторларыбыз – көн саен Ватаныбызның хәрби-диңгез калканын коючылар турында сөйлибез. Яңа, заманча корабларны төзүдә актив катнашучылар тырышлыгы белән бүгенге көндә легендар Андреев флагы астында хәрби кораблар җаваплы һәм катлаулы мәсьәләләрне уңышлы хәл итәләр. Россиянең алга таба да ирекле булуы һәм чәчәк атуы өчен хәрби хезмәтләрен уңышлы үтәүче хәрби диңгезчеләребез белән горурланабыз. Һәм киләчәктә дә бергәләшеп Россия һәм флот данын үстерүне дәвам итәчәгебезгә ышанабыз. «Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы» җәмгыяте коллективын һәм ветераннарын Корабль төзүчеләр көне белән ихлас күңелдән тәбриклибез. Әлеге бәйрәм көнендә сезгә көч һәм батырлык, сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге, зур уңышлар телибез! 

Евгений Жирков, генераль директор
Виктор Широков, профсоюз комитеты һәм ветераннар Советы рәисе
 

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев