Яшел Үзән командасы ишегалды командалары арасында мини-футбол турнирында җиңүче булды
Яшәеш

Яшел Үзән командасы ишегалды командалары арасында мини-футбол турнирында җиңүче булды

Васильево бистәсендә ишегалды командалары арасында мини-футбол турнирының финал уены узды. Лидерлык урыны өчен Васильевоның "Аталанта" һәм Яшел Үзәннең "Триал" командалары көрәште.

Яшел Үзән командасы 1:0 исәбе белән җиңү яулады.

- Спортка булган мәхәббәтегез, актив катнашуыгыз һәм җиңүгә чын ихтыярыгыз өчен рәхмәт сезгә, егетләр! Безнең турнир инде унберенче ел уза һәм һәр яңа сезон белән ул көннән-көн тамашалырак һәм камилрәк була бара. Матур уен өчен рәхмәт! - дип мөрәҗәгать итте уеннарны оештыручы Рамил Ибраһимов, лаеклыларга кубоклар һәм медальләр тапшырды.


Нет комментариев