Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән күлендә «бозлы чәчәкләр» пәйда була

Ильинское күленә селфи ясарга яратучылар җыелды

«Бозлы чәчәкләр» дип галимнәр бозның юка катламы өстендә барлыкка килә торган берничә сантиметр биеклектәге кристалларны атыйлар. Бу сирәк күренешнең фотосы социаль челтәрләрдә бик зур популярлык казанды. Бу матурлыкны фотога төшерү өчен кешеләр махсус рәвештә әлеге күл янына ашыкты. Дөрес, аларның барлыкка килүе күпләр өчен табышмак булып кала. 
Бу кар бөртекләрен беренчеләрдән булып балыкчылар тапкан. 
Кызганыч, бу матурлыкны кулларың белән тотып булмый. Кул белән әз генә орынып китсәң дә, чәчәкләр шундук эреп юкка чыга. Белгечләр раславынча, бу гадәти табигый күренеш. Кар чәчәкләре һава һәм су температурасы аермасы зур булганда барлыкка килә. Моңа кар һәм җил булмау да ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев