Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән хоккейчылары янә Бөтенроссия ярышларында призлы урыннар яуладылар

Мәскәүдә узган 12 яшьлек һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр арасында узган "Яшүсмер" турнирында Татарстан җыелма командасы һәм "Динамо" олимпия резервы мәктәбе командасы беренче һәм икенче урыннарны яулады.

Ярышларда бөтен Россиядән 13 команда катнашты. Безнең егетләр ярымфиналда Мәскәү һәм Электростальдән турнир фаворитларын 7:2 һәм 7:4 исәбе белән җиңде. Шулай итеп, финалда ярыш Татарстан командалары арасында булды.

Ярыш киеренке булды, интрига матчның соңгы секундларына кадәр сакланды. Нәтиҗәдә-республика җыелма командасы файдасына 2:1. Яшел Үзән мәктәбе укучылары тагын бер кат югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәттеләр.

Турнирның иң яхшы сакчысы Арсений Ишпаев булды, ә турнирның иң яхшы уенчысы булып Сәид Әхмәтов танылды.

Егетләрне һәм тренерларны җиңүләре белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев