Ярышларда Краснодар крае, Татарстан һәм Беларусьтан 12 команда катнашты.
Краснодар краеның Крымск шәһәрендә чирәмдә хоккей буенча Бердәмлек кубогында Яшел Үзәннең Олимпия резервындагы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең «Динамо» командасы (тренеры Людмила Юшкова) җиңде дип яза «Татар-информ».

Ярышларда Краснодар крае, Татарстан һәм Беларусьтан 12 команда катнашты. Өлкән төркемдәге кызлар алтын, ә кече төркемдәгеләр бронза медальгә ия булдылар.
Яшел Үзән спортчылары ярышларда катнашу, тренировкалар белән бергә Крымск, Анапа һәм Новороссийск комлыкларында ял да иттеләр.
Фото: zpravda.ru
Нет комментариев