Анда Казанның контракт буенча хәрби хезмәткә сайлау пункты (1 разрядлы) вәкилләре катнашачак.
Чара 11 февральдә 10.00 сәгатьтә Мәшгульлек үзәгендә түбәндәге адрес буенча узачак: Яшел Үзән шәһәре, Татарстан урамы, 1 йорт.
Вакансияләр:
• Матрос (радиотехник чаралар операторы), хезмәт хакы 43 438 сум
• Техник, хезмәт хакы 35 000 сум
• Автомобиль йөртүче, хезмәт хакы 35 649 сум
• Отряд командиры, хезмәт хакы 46 000 сум
• Радист, хезмәт хакы 27 000 сум
• Стрелок, хезмәт хакы 34 021 сум
• Взвод командиры, 63 775 сум хезмәт хакы
Эш режимы - нормалаштырылмаган эш көне
Шартлар:
• Яшь таләбе - 18-40 яшь
• Хөкем ителүе булмау
• Сәламәтлек торышы буенча таләпләргә туры килү
Өстәмә мәгълүматны 5-54-02 телефоны буенча алырга мөмкин (эш бирүчеләр белән хезмәттәшлек бүлеге).
Үзең белән паспорт булырга тиеш һәм һичшиксез, битлекләр кияргә кирәк.
Нет комментариев