Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән кешесе аферист адвокатка 500 мең сум түләү өчен кредит алган

«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Яшел Үзәндә яшәүче аферист адвокатка хезмәтләре өчен 500 мең сум түләргә банктан кредит алган. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

19 ноябрьдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлегенә 60 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать иткән. Ул ике ел элек бер фирмадан 100 мең сумлык биологик өстәмәләр сатып алган.

«Октябрь башында аңа бер хатын-кыз шалтыраткан һәм Мәскәүнең күзәтчелек идарәсенең өлкән тикшерүче дип таныштырган. Ул әлеге фирманың препаратларын кулланудан бер кеше үлүен һәм хәзер гаепле оешма җитәкчеләренә карата җинаять эше кузгатылуы, ә счетларына арест салынуын хәбәр иткән», – диделәр ведомство матбугат хезмәтендә.

Алдакчы тикшерүче ир-атка адвокат хезмәтен тәкъдим иткән. Аның сүзләренчә, биологик өстәмәләр җитештерүчеләрдән 8 миллион сум чамасы акча түләтү мөмкинлеген әйткән. Пенсионер ризалашкан һәм аңа “адвокат” шалтыраткан. Яшел Үзәндә яшәүчегә телефон аша әйтеп торып судка гариза яздыртканнар һәм аны почта буенча җибәргән. Алдакчы юрист суд пошлиналарын түләү өчен 15 мең сум сораган һәм зыян күрүче бу акчаны күчергән.

Берничә көннән пенсионерга аферист адвокат янә шалтыраткан һәм бу эшне отуларын хәбәр иткән. Зур сумманы Мәскәүдән Яшел Үзәнгә кайтарту чыгымнарын каплау өчен пенсионер үзенең 100 мең сум акчасын сарыф иткән һәм берничә банктан тагын 400 мең сум кредит алып мошенникларга күчергән.

Пенсионер бер айдан артык «куркыныч» БАДлар өчен компенсация көткән, адвокат белән тикшерүченең телефоннары җавап бирми башлагач, ир-ат үзен алдауларын аңлаган. Зыян күрүче полициягә ммөрәҗәгать иткән. «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев