Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Яшел Үзән капкачлары" акциясенә - 5ел

Бу датага күп хезмәт һәм тырышлык кертелгән.

 

Әлеге ация - пластик капкачларны җыюга, сәламәтлекләре ягыннан үзенчәлекле балаларга ярдәм итүгә юнәлтелгән һәм аның төп максаты - балаларны һәм өлкәннәрне экологик һәм социаль бурычларны уртак хәл итүгә җәлеп итү.

"Яшел Үзән капкачлары" акциясенең юбилей датасы алдыннан, “Алтын башак” балалар бакчасында "Изгелек эшлә!" флешмобы уздырылды. Безнең балалар бакчасы бу акциянең актив катнашучыларының берсе.

Чакырылган кунаклар арасында волонтер, әлеге акцияне оештыручы, ТРның ЗМР “Елочка” 20 нче балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе, ТР ЗМР ИК мәгариф идарәсенең мәгълүмат-методика бүлеге методисты Шатская Мария Николаевна бар иде.

Балалар белән тәрбиячеләр флэшмобта катнаштылар, анда балалар "Янгын сүндерүчеләр" биюен биеделәр, " Чүп-чар урыны юк " әкиятенең инсценировкасын күрсәттеләр. Шулай ук тәрбиячеләр пластик капкачлардан ясалган уеннар, дидактик әсбаплар, чыныгу юллары күргәзмәсен оештырдылар.

Вахмеева Фирая Вадутовна флэшмобта катнашучылар алдында чыгыш ясады, кызыклы китап һәм бүләкләр бүләк итте. "Яшел Үзән капкачлары" акциясе турында тулырак сөйләде.

 

Бөтен чара бер сулышта узды. Бик кызык булды, балалар күп уңай энергия, ә иң мөһиме файдалы мәгълүмат алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев