Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Яшел Үзән» иминлек сагында

Ел ахырында, гадәттә, нәтиҗәләр ясыйбыз. Бу атнада Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы мәсьәләләрен яктыртуга юнәлтелгән ХVII «Ышаныч һәм иминлек» республика массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Быел конкурска кабул ителгән эшләр саны 300гә якын булган. ЮХИДИ җитәкчесе Ленар Габдрахманов белдергәнчә, 20 ел элек беренче тапкыр уздырылучы бәйгегә бер номинациядә 47 генә язма кабул ителгән булган. Конкурс материалларын компетентлы жюри бәяли. Призерлар, лауреатлар дипломнар һәм премияләр белән бүләкләнә. 

– Юл иминлеге темасының

 

журналистлар өчен актуаль булуына шатланабыз, халыкка юлда йөрү кагыйдәләрен аңлатуда, балалар арасында имгәнү очракларын киметү өлкәсендә сезнең өлешегез чиксез зур, – дип мөрәҗәгать итте ул журналистларга

Әлеге бәйгедә «Яшел Үзән» ел да катнашып килә. Чөнки газетабыз битләрендә ЮХИДИ темасына аерым игътибар бирелә. 
«Ышаныч һәм иминлек» бәйгесе җиңүчеләре арасында журналистыбыз Әлфия Зыякаева да бар. Котлыйбыз һәм киләчәктә юлларда хәвеф-хәтәрләр кимесен иде, дигән теләктә Яңа елны каршы алабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев