Чара полиция хезмәткәрләре тарафыннан "Иҗтимагый совет белән каникуллар" акциясе кысаларында Россия ЭЭМ Яшел Үзән районы каршындагы Иҗтимагый совет белән берлектә оештырылды.
Балалар халыкка профилактик белешмәләр таратты, ә полиция хезмәткәрләре өлкәннәргә мошенниклар еш кулланган алдау схемалары турында сөйләде.
Акция барышында кәефне күтәрер өчен шарлар да бүләк иттеләр.
Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлеге хәбәр итә.
Нет комментариев