Пензада спорт гимнастикасы буенча Идел буе федераль округы чемпионаты узды.
Ярышларда Россия Федерациясенең 11 субъектыннан 49 гимнаст катнашты.
Спорт гимнастикасы буенча Татарстан Республикасы җыелма командасын 1 нче олимпия резервы Яшел Үзән мәктәбе укучылары Азалия Камалиева һәм Ралина Басыйрова тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы командасы 3 урынны алды.
Финалда, аерым дисциплиналарда Азалия Камалиева снарядта ирекле күнегүләр җиңүчесе булды.
Тренерлар составы: Гөлнара Әхмәтҗанова, Александр Артамонов.
https://vk.com/vtemezd студия "ПАРАТСК"
Нет комментариев