Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Яшел Үзән газ” эксплуатация-җитештерү идарәсе җитәкчесе Айдар Кашапов котлый!

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр, Ватанны саклаучылар һәм Кораллы көчләр ветераннары, илебезнең булачак сакчылары!

Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм!

23 февраль – сугышчан намус, Россиянең даны һәм горурлыгы көне. Бу бәйрәм хәрбиләр хезмәтенә тирән хөрмәтне аңлатып, ватаны каршында үз бурычын намуслы үтәгән батыр ир-егетләрне искә алырга, яшь буынга үрнәк күрсәтергә мөмкинлек бирә. Бөек Ватан сугышы, кайнар нокталарда сугыш хәрәкәтләре, Кораллы көчләр ветераннарына, рядовойларга һәм запастагы офицерларга рәхмәт әйтәбез.

Ватанны саклау – һәрберебезнең мактаулы бурычы. Яшел Үзән шәһәренең газ белән тәэмин итү предприятиесендә кыю һәм көчле рухлы ир-егетләр эшли. Тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт аларга!
Барыбызга да бәйрәм шатлыгы, сәламәтлек, муллык, бәхет һәм имин көннәр телим.

Айдар Кашапов,
«Зеленодольскгаз» эксплуатация-җитештерү идарәсе җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев