Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән фатирында зур янгын

Шустов урамындагы 4нче йортта янгын чыгу турында хәбәр кичке җиделәр тирәсендә килеп ирешә.

53нче янгын сүндерү-коткаручылар частенең янгын сүндерүчеләре килеп җиткәндә дүртенче каттагы фатир дөрләп яна торган була. Янгын сүндерүчеләр берүк вакытта дүртенче катка балкон ягыннан автобаскычны да урнаштыра.
Шаһитләрдән килгән күпсанлы шалтыратулар нәтиҗәсендә урынга №1БИС янгын рангы көчләре дә җибәрелә, ашыгыч медицина ярдәме, полиция, ОНД, электр челтәре, горгаз хезмәткәрләре дә килә.
Янгын сүндерүчеләрне фатирны арендалап торучы ир-ат каршы ала һәм аның сүзләреннән аңлашылганча, фатирда берәү дә калмый. Подъезд төтен белән тулган була. Йортта яшәүчеләрне саф һавага коткаручы җайланмалар ярдәмендә чыгаралар, алар арасында 12 яшьлек бала да була.
Янгын нәтиҗәсендә йорт җиһазлары, көнкүреш техника, бүлмә ишекләре яна, 21 кв. метрда дивар белән түшәм төтенгә сеңә. Биредә вакытлыча яшәүче ир-ат истән агулана, тик дәваханәгә барудан баш тарта.
Якынча фаразлар буенча янгын электр җиһазларын урнаштырганда һәм кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен сакламаганнан чыккан. Һәм соңгы вакытта янгыннарның күбесе нәкъ менә шушы сәбәп аркасында килеп чыга. Шуңа да бәла-каза килмәсен өчен йортта электр чыбыгын ныклап тикшерергә, монтажлаганда яисә ремонтлаганда бары тик грамоталы белгечләргә генә мөрәҗәгать итәргә, электр җиһазларын кабызган килеш калдырмаска, төзек булмаганын кулланмаска киңәш ителә.
Моннан тыш, күзәтү хезмәте инспекторлары йорт хуҗаларына кул астында янгын сүндерү өчен гади генә әйберләр булырга тиеш дип әйтә. Хәтта гади генә огнетушитель белән дә янгынны зурга җибәрми генә башында ук сүндерә аласыз. Ә инде янгын белән көрәшә алмасагыз, тизарада урамга чыгарга, якыннарыгызны коткарырга кирәк. Төтен тулган бинага акча яисә әйберләрне алам дип, кире керерегә ярамый. Бернинди милек тә кеше гомерен алыштыра алмый. Үзегезне саклагыз!

Резидә Йосыпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск спасатели жилой дом пожарные отравился угарным газом на пожаре