Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән фатирында янгын

Тагын кеше үлеменә китергән янгын. Бу юлы янгын корбаны - 93 яшьлек яшел үзәнле.

Комаров урамындагы йортның дүртенче подъездындагы төтенне беренчеләрдән булып шушы алты катлы йортта яшәүчеләр сизә. “ 01” хезмәтенә дә алар шалтырата. Килеп җиткән янгын сүндерүчеләргә дә беренче катта өлкән яшьтә әби яшәвен алар хәбәр итә. Янгын сүндерүчеләр ишекне ачып, эзләүләрне башлап җибәрә. Төтен тулган фатирда алар  ишектән ерак кына түгел идәндә яткан әбинең гәүдәсен таба.  Кызганычка, ул үлгән була инде. Фактта  бүлмәдә  бары иске-москы әйберләр һәм кровать кына  янган. Әмма әбигә тончыгып үләргә шулары да җиткән. Янган конструкцияләр буенча  янгынның розеткага тыгып куелган электр җылыткычыннан чыккан булуы ихтимал. ЯҮМР буенча  күзәтчелек эшчәнлеге инспекторлары фаразлаулары буенча, янгын электр җиһазыннан файдаланганда кагыйдә бозудан чыккан.

 

Бу карчык  Яшел Үзән районында быел унберенче янгын корбаны булды.  Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре  тагын халыкка мөрәҗәгать итеп, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә, сак булырга чакыра. Әгәр дә өлкән яшьтәге туганнарыгыз һәм таныш-белешләрегез бар икән, аларны ялгыз калдырмаска һәм контрольдә тотарга тырышырга кирәк. Кагыйдә буларак,  күпкатлы йортларда бер фатирда чыккан янгыннан  подъездда яшәүчеләрнең барысы да зыян күрә.

 

Резидә Йосыпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев