Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән егете Тайваньга ни өчен барган?

Тумыштан ике кул чугы булмаган Яшел Үзән шәһәре егете, 19 яшьлек Алексей Романов Тайваньда «Тормышка мәхәббәт» дип аталган дәрәҗәле премия яулады.

Чжоу Дагуань исемендәге фондның 22 ел эшләп килү дәверендә, россиялелеләр арасында Алексей беренче җиңүче булды. 
Алексейның тормыш юлы җиңелләрдән булмый, аңарга балалар йортында тәрбияләнергә туры килә. 
Бары Луиза Рафиковна Левачкова аны асрамага алгач кына, егет гаилә, әни мәхәббәтен татый башлый. Алар ярдәмендә беренче уңышларына ирешә. 
Әнисе Луиза билгеләп үткәнчә, Алексей турында күп кенә газеталарда язганнар, телевидениедә сөйләгәннәр. Егет хастаханәләрдә, мәгариф һәм спорт мәктәпләрендә, югары уку йортларында чыгыш ясый. 
- Аны һәркайда ачык йөз белән каршы алдылар. Бер дәваханәдә чыгыш ясаганнан соң, әлеге клинканың баш табибы Алексейның алдына тезләнде дә, кулларын уч төбенә алып, үз битенә куйды. Күрәсең, күргәннәрдән һәм ишеткәннәрдән соң табибның күңеле шул чаклы тетрәндергәндер ки, аңа хис-тойгыларын тышкы якка чыгарырга кирәк булгандыр. Мондый дулкынландыргыч күренештән соң. күпләрнең күзләрендә яшьләр пәйда булды. 
Өйгә истәлекле диплом, бик күп сувенирлар һәм йөрәкләребездә җылылык, рәхмәт хисләре алып кайттык, чөнки якыннарыңның терәк булулары гына мондый югары үрләр яуларга этәргеч була бит, - ди Луиза.

Җиңүче Алексей турында тулырак язманы газетабызның 1 ноябрь санында укырга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев