Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән егете Ирек Садыйков «Россия лидерлары» конкурсы финалына чыкты

Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Сергей Миронов "Россия лидерлары" ның яңа буын җитәкчеләре өчен ачык конкурс финалистлары арасына эләкте. Бу хакта районнарның "Инстаграм"сәхифәләрендә хәбәр ителә.

Мироновтан тыш, финалда «Джи Ди Си Сервисез» компаниясенең бүлек җитәкчесе Тимур Кайданный, ТР Яшьләр парламенты рәисе, «ТР әниләре бергәлеге» оешмасы директоры Нина Шимина, безнең якташыбыз, Яшел Үзән егете, ВТБ Банкының идарәче директоры Ирек Садыйков, Закир Абдрашитов - «АНП Зенит» юридик фирмасы партнеры, «Алабуга» МИЗның юридик хезмәте җитәкчесе Никита Хилимончик һәм ТР хәрби прокуроры урынбасары Карен Додонов көчен сынады. 
Быел ярымфиналда 42 татарстанлы катнашты. Ярымфиналистларны игълан итү тантанасы "Түбән Новгород" стадионында узды. Финал Сочида узачак. 
Исегезгә төшерәбез, "Россия лидерлары" - идарә итүчеләрнең бөтенроссия конкурсы, ул "Россия - мөмкинлекләр иле" автоном, коммерцияле булмаган оешма тарафыннан уздырыла. Аның кысаларында бөтен ил буенча иң перспективалы һәм талантлы идарәчеләрне эзлиләр. Өч сезонда 600 мең кеше катнашты. Аларның нәтиҗәләре буенча аеруча аерылып торган дәгъвачылар төрле ведомстволарда, шул исәптән РФ президенты администрациясендә мөһим постлар алды. Быел Идел буе федераль округы төбәкләреннән конкурска 41,9 меңнән артык гариза кергән. Ярымфиналга чакыруны 335 конкурсант алды, шуларның 282 се сынауны узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев