Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән дзюдочылары Йошкар-Оладан медальләр белән кайтты

Марий Эл башкаласында дзюдо буенча республика оешуның еллыгына багышланган ярышлар узды.

Татамига Татарстан,Чувашия, Марий Эл һәм башка төбәкләрдән 100дән артык спортчы чыкты.

Яшел Үзән данын турнирда 7 кешедән торган команда яклады. Аларның бишесе медальләр яулады.

Пьедесталның югары баскычына 50 килограммга кадәр авырлык категориясендә Сергей Севелиров күтәрелде.

Икенче урыннарны яуладылар:

  • 81 кг. га кадәр авырлыкта Александр Николаев,
  • 56 кг. га кадәр авырлыкта Александра Фролухина
  • 70 кг. га кадәр авырлыкта Валентина Гыйматдинова яулады.
  • 90 килограммнан артык авырлык категориясендә бронза медальгә Владимир Бурдин лаек булды.


Спортчыларны Яшел Үзән көрәш мәктәбе тренеры Равил Сираҗиев әзерләде.

Александр Николаев
@mediana__school

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев