Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән ДОСААФ базасында казак хәрби-патриотик клубы ачылды

Әйтергә кирәк, безнең шәһәрдә казакларның җирле иҗтимагый оешмасы эшли.

Ул "Пластун" дип исемләнгән клуб төзүнең инициаторы булды да. Бүлеп бирелгән бинаны төзекләндерделәр, пневматик коралдан ату өчен 10 метрлы тир оештырдылар, пневматик винтовкалар һәм уку автоматлары белән җиһазландырдылар.

Укыту программасында: пулялы ату, ату һәм салкын корал белән эш итү, топография, урында ориентлашу, исән калу дәресләре, пычаклар ыргыту. Планга казак җәмгыяте чемпионатын уздыру һәм казарле (шашка белән эшләү) керә.

"Пластун" клубын ачу безнең илдә ДОСААФ барлыкка килү көненә багышланган. Чарада Югары Ослан районы инспекторы генерал-майор Юрий Королев, Яшел Үзән хәрби комиссары Рамил Батршин, Яшел Үзән атаманы Вадим Петров, шулай ук Казан казаклары вәкилләре катнашты. Параллель рәвештә оборона-массакүләм эш айлыгы ачылды.

Тантаналы ачылыштан соң Яшел Үзән хәрби-патриотик клублары һәм Марий Эл кунаклары арасында пневматик винтовкадан ату һәм ДОСААФ Кубогына автомат сүтеп-җыю ярышлары булды. Ярышларда барлыгы 6 команда катнашты. Судья СССР спорт мастеры, 6 тапкыр Россия чемпионы, күп тапкырлар Татарстан чемпионы һәм рекордчысы, хәзерге вакытта пуля ату буенча тренер Игорь Николаевич Куртуков чыгыш ясады.

Нык көрәштә беренче гомумкоманда урынын "Пластун" клубы алды, Яшел Үзән "Исток"ы 2 нче урын, "бронза" - Идел районыннан "Клинок" клубына эләкте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X