Яшел Үзән чын футболчылар “үстерә”
Яшәеш

Яшел Үзән чын футболчылар “үстерә”

Яшел үзәнлеләр “Күн туп-2018” республика ярышларында җиңүче.

Байлар Сабасында 2007-2008 елда туган балалар арасында “Күн туп-2018” ярышлары ике көн дәвам итте.

Яшел Үзәннең 3нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче малайлар  алга ыргылды һәм турнир таблицасында  беренче урынга чыкты.

Яшел Үзәнлеләр барлык ярышлар буенча 12 очко туплады.  Икенче урында Бөгелмәнең 2нче спорт мәктәбе, ә өченчедә Казанның 179нчы мәктәбенең “Сандугач” командасы.

Яшел Үзән командасын котлыйбыз.

 

ЯҮМР Советының матбугат хезмәте. 


Нет комментариев