Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән чигендә үлемгә китергән фажига булды

Бүген иртән Татарстан һәм Марий Эл чикләре кисешкөн җирдә, үлемгә китергән фаҗига булды.

«Йошкар-Ола - Яшел Үзән» трассасының 84 километрында Honda йөртүчесе, беренчел мәгълүматлар буенча, идарәне югалта һәм каршы юлдан баручы «КАМАЗ» бензовозы белән бәрелешә. Социаль челтәрләрдә бастырылган кадрларда җиңел машинаның өлешләргә таркалганлыгы күренә. 
Алынган җәрәхәтләрдән җиңел автомобиль йөртүчесе урында ук үлгән. 
Һәлакәт булган җирдә тикшерү төркеме эшли. 
Кыш айлары машина йөртүчеләр өчен аеруча җаваплы һәм хәтәр булып санала. Юллар тайгак, бозлы. Шуңа юлларда аеруча сак булырга киңәш ителә. Кышкы трассадан барганда кискен хәрәкәтләр ясарга ярамый. Төрле манёврлар, башка транспорт чараларын узып китү дә куркыныч белән яный. Районның юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекциясе юл йөрү кагыйдәләрен сакларга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев