Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән блогеры сайлаулар турында

Тавыш бирергә йөрүчеләр һәм илебездәге вакыйгаларга битараф булмаганнар белгәнчә, һәр сайлау участогында күзәтүчеләр бар.

Алар чарада закон һәм кагыйдә бозуларга юл куелмавын тикшерә. Инде ике елдан бирле Яшел Үзәндә бу эшкә яшьләр-блогерлар да катнаша башлады һәм бездән, инстаграм битендә 21 мең язылучысы булган Радик Хөснуллин бу экспериментның башында торучыларның берсе.

-Узган ел ТРның иҗтимагый палатасы күзәтүче-блогерлар командасын оештырды, моны эксперимент дип тә атап буладыр, бәлки, әмма ул бик уңышлы килеп чыкты. Без сайлау барышын халыкка күрсәтеп бардык һәм искитмәле ачышлар ясадык, дисәң дә була. Бүгенге көндә яшьләрнең генә түгел, олырак яшҗтәгеләрнең дә күпчелеге сәясәттән бөтенләй читтә. Алар хәтта, нинди сайлаулар узуын да белми, ә партияләр һәм депутатлар исемлеге турында әйтеп тә торасы юк, - ди Радик. - Без - блогерларның сайлаулар барышын трансляцияләп, дусларыбызга күрсәтеп баруыбыз бу яктан бик мәгълүмати һәм кирәкле эш булып чыкты. Быел инде бу эксперимент түгел, ә тарихның кабатлануы. Минем шәхсән эчке позициям шундый - сайлауларга барырга һәм үз тавышыңны бирергә кирәк. Илебездә нинди вакыйга баруын белү һәм анда катнашу, миңа калса, бик мөһим. Менә шуңа күрә дә мин монда катнашам һәм яхшы эмоцияләр алам, дип әйтер идем. Бу ике көндәге сайлаулар барышында бер закон һәм кагыйдә бозу күзәтелмәде.

Блогер Радик Хөснуллин сайлауларда күзәтүче булу өчен Иҗтимагый палата каршында махсус укулар узган һәм шушы ике көндә дә тавыш бирү барышы чараларыннан мәгълүмат белән уртаклашуын дәвам итәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев