Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Яшел Үзән” бүләк өләшә

Газетабызга 2018 елның беренче яртыеллыгына язылучылар арасында бүләкләр уйнатачакбыз дигән идек. Сүзебездә тордык. Җирәбә нәтиҗәсендә билгеләнгән җиңүчеләрнең исемлеген “Яшел Үзән”ебезнең узган җомга санында бастырып та чыгардык.

Һәм менә беренче бүләгебез Норлатка юл алды да. Өстәл лампасы откан Маһирә апа Бикбова үзе инде олы яшьтә, киләсе елга 90 яшьлек бик зур юбилеен билгеләргә җыена, Аллаһы тәгалә исәнлек-саулыгыннан аермасын. Шуңа редакциябезгә аның кызы – Гайнетдинова Әлмирә ханым килгән иде.

-Әни “Яшел Үзәнне” гомере буе алдыра, ничек инде район басмасына язылмыйсыз, дип, безне яздырта. Яшьрәк чагында “Ярыш” газетасында эшләгән ул. Аннары Нарсудта халык утырышчысы булды. Лаеклы ялда да озак еллар төрле урыннарда эшләде әле. Хәзер дә тик тора белми. Бик шатланды бүләк отканына. Без олыларга күп кирәкми. “Яшел Үзән” инде ул үзе дә бүләк кебек, бу – бүләк өстенә бүләк булды, рәхмәт сезгә! 

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Призы за подписку редакция газеты «Яшел Узэн»