Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе булачак

“Яшел Үзән” алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясен оештыру турында 22 декабрьдә карар кабул ителде.

Бу исә шәһәрнең икътисадын диверсификацияләүгә, шәһәрне барлыкка китерүче предприятиеләргә бәйле булулыкны киметергә, каланың инвестицион яктан җәлеп итүен арттырырга, яңа эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирә. 
Шушы карар нигезендә алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясенең чикләре, икътисади эшчәнлек төрләре билгеле. Татарстан Республикасы хөкүмәте тарафыннан 15 инвестицион проектны тормышка ашыру буенча килешүләр төзелгән. Әлеге проект кысаларында авыл хуҗалыгы теникасы җитештерүне оештыру, автомобильләр өчен запас частьлар, теплица комплекслары, пластмассадан халык куллана торган товар җитештерү һәм башкалар каралган. Бу үз чиратында 2,5 мең даими эш урыннары барлыкка китерергә, 7,6 млрд сум күләмендә инвестицияләр җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск станет территорией опережающего социально-экономического развития Свияжский мультимодальный логистический центр промплощадка «Зеленодольск» в Новой Туре