Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Яшел Үзән» 25 еллык юбилеен бәйрәм итте

Газетабызның чирек гасырлык юбилеен якын дусларыбызны, ветеран коллегаларыбызны чакырып, күңелле, матур бәйрәм итеп уздырдык.

Изге теләкләр, матур сүзләр, иң якты хатирәләр, бүләкләр... Бу көнне боларның барысы да «Яшел Үзән» адресына һәм газетаны ачуда зур өлешен керткән, биредә хезмәт иткән һәм бүген шушы юлны дәвам итүче редакция хезмәткәрләренә юлланды.

– «Яшел Үзән» – ул районны берләштерүче бер үзәк һәм ерак авылларда яшәүчеләргә мәгълүмат җиткерүче бердәнбер чыганак булып тора. Газетаның баш мөхәррире һәм журналистлары районда барган һәр чарада катнаша, хезмәтегез өчен зур рәхмәт, – дип белдерде район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Денис Лулаков һәм район җитәкчесе Михаил Афанасьевның редакция коллективына Рәхмәт хатын тапшырды.

Безне котларга «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең медиа директоры Әлфия Әдиятова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәисә Афанасьева, Бөтен дөнья татар конгрессының «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Гөлинә Саттарова, ЯҮМР Советы матбугат хезмәте җитәкчесе Рәсим Хаҗиев, «Зеленодольская правда» газетасы баш мөхәррире Татьяна Витовская, коллегаларыбыз, элеккеге баш мөхәррирләребез, ветеран журналистларыбыз, кыскасы иң якын дусларыбыз килгән иде.

Бәйрәмне бер сулышта алып барган Рамил Гобәйдуллинга, милли көйләребезне уйнап күңелләрне җилкендергән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Риф Караметдиновка, дәртле җырлары белән шатландырган Илнур Әхмәдуллинга, гомумән, юбилей кичәсе күңелле узсын дип тырышкан һәркемгә рәхмәтлебез.

Газетабызны яратып, редакция хезмәткәрләрен хөрмәт итеп килгән һәрбарчагызга, биргән бүләкләрегезгә рәхмәтебезне җиткерәбез.
Киләчәктә бик күп юбилейларны каршы алырга язсын, «Яшел Үзән» озын гомерле булсын иде дигән теләктә калабыз.
Бәйрәм мизгелләреннән фоторепортаж yashel-uzan.ru сайтында.

Никита Быков фотолары

Журналист
Бары тик бер «яңалык» – шуның өчен,
Йөзәр чакрым юллар үтәләр,
Яңгыр-бураннарга карамыйча
Укучыга аны илтәләр.

Укучыга сөйләр «дөреслек» өчен
Җанын ярып бирергә әзер ул.
Ташны ярып, эзен салып бара
Каурый каләм тоткан ап-ак кул.

Кыйнала да, егыла да шунда,
Тагын тора, тагын яза ул.
Укучысы аннан дөреслек көтә,
Һәрбер сүзе җаннан тама шул.

Һәр җөмләсе гәвам хозурында,
Кирәк икән ала ул тәнкыйть,
Бу кем, «дөреслек» өчен утта яна –
Бу бит безнең, бөек Журналист.
Илдар Габидуллин.
«Яшел Үзән» газетасының элеккеге мөхәррире

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев