Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшь патриотлар җиңү белән кайтты

Карамалы тау мәктәбе укучылары Горький исемендәге заводта булды. Ә моңа кадәр алар Мәскәүдә «Призывники России – 2019» Спартакиадасында Татарстан данын яклаган иде. Башкаладан, арасында команда беренчелегендә яулаган көмеше дә булган, берничә медаль алып кайттылар.

ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Мистахов ярдәм кулы астындагы Карамалы Тау югары сыйныф укучылары командасы, Татарстаннан бәйгедә катнашучы бердәнбер вәкил булып чыкты. Ә бөтен Россия буенча барлыгы 13 команда катнашты.
– Яшьләр яхшы гына нәтиҗәләргә иреште: без ике I урын, ике II урын һәм югары күрсәткеч өчен Кубок алып кайттык, – дип, үзенең горурлыгы белән уртаклаша, Свияжски урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталья Севастьянова. – Ярышлардан кайтканнан соң кайбер балалар, берсенә җиңүгә нибары 0,8 секунд, ә икенчесенә – озынлыкка сикергәндә призлы өченче урынга 1 см җитеп бетмәвенә бик борчылды.
Яшүсмерләр үзләренең уңышлары турында Ренат Мистаховка сөйләде. Чөнки, әгәр дә ул ярдәм итмәсә, әлеге Спартакиадада катнашу бәхете, елмаймас иде. Депутат, очрашу барышында, әле экскурсовод ролен дә башкарды һәм укучыларны гына түгел, барлык килгән кунакларны, журналистларны һәрбер җитештерү өлкәсендә, тарихында үзенең җентекле һәм киң белемен күрсәтте. Ренат Искәндәр улы заводта эшләүнең перспективалары, хәзерге вакытта актуаль булган һөнәрләр һәм мәктәп яшьләренең менә нәкъ сайлау, кай тарафка карап хәрәкәт итәргә кирәклеген аңлау мөмкинлеге чорында булулары турында сөйләде:
– Сезнең, яшьләр, хәзер туплау чоры. Сез – укытучылар биргән белемне, ата-аналарыгыздан һәм гомумән, өлкән буыннан алган тәҗрибәне туп­лыйсыз. Онытмагыз, бу югары уку йортындагы кебек: беренче өч елында син зачеткага эшлисең, ә аннары зачетка сиңа хезмәт итә, – дип, тәҗрибәсе белән уртак­лашты Дәүләт Советы депутаты.
Свияжски мәктәбе укучылары, бүгенге көндә заводта нинди һөнәрләр кирәклеге һәм һөнәри үсеш перс­пективасы белән кызыксынды. Ренат Мистахов аларга елмаеп:

Дәвамын газетадан укырга мөмкин (№30).

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев