Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ярты елга якынча нәтиҗә: Яшел Үзән ничәнче урында?

2019 елның инде сигезенче ае узып бара. Димәк, Яшел Үзән районының социаль-икътисади үсеше буенча якынча нәтиҗә ясарга мөмкин.

Узган атнада район һәм шәһәр советы депутатлары сессиягә җыелды. Төп тема буларак, район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Альберт Гарипов якынча нәтиҗәләр белән таныштырды. 
Гомуми рейтинг буенча район республикада 23нче урында. Яшел Үзән авыл хуҗалыгы тулаем продукциясе буенча 2нче урынны алып тора. Салым һәм салымнан тыш керемнәр буенча– 5нчедә, җитештерелгән товарны чыгару – 6нчы да, торак тапшыру буенча 8нче урында торабыз икән, җәмәгать. 
– Җитештерелгән товарны чыгару буенча уңай динамика күзәтелә, 113,8 процент. Аның буенча без 6нчы урында. Безнең территориядә җитештерелгән товарны чыгару гомуми республика күләме буенча 1,6 процент тәшкил итә. Район хуҗалыкларына килсәк, алар 3,4 мең тонна печән, 21,7 мең тонна сенаж әзерләгән. Күпьеллык үләннәрне чабу 5,6 мең гектар тәшкил итә, бу гомуми мәйданның 95 проценты дигән сүз, – дип сөйли Альберт Гарипов.
Торак
Торак тапшыру буенча район– 7нче урында. 36 мең 706 кв.м торак тапшырылган, эш темпы 60,4 процент тәшкил итә Бүгенге көндә социаль ипотека программасы буенча Төзүчеләр проспектында күп фатирлы 
1 йорт төзелеше бара (мәйданы 20 мең 355 кв.м, 340 фатир). Шулай ук дүрт йорт коммерцияле төзелеш буенча салына, гомуми мәйданы 25 мең, 496 кв.м, 472 фатир. План буенча әлеге күп фатирлы йортларны файдалануга тапшыру IV кварталга билгеләнгән. Шул ук вакытта күп фатирлы 32 йортта капиталь ремонт дәвам итә. Гомуми суммасы – 257,8 млн. сум.
Юллар
Юл хуҗалыгы өлкәсендә юлларны ремонтлау һәм тоту өчен гомуми финанслау 432,3 млн. сум тәшкил итә.
Тулырак газетабыздан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев