Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ярты ел эчендә Татарстан telegram-каналы ата-аналар өчен 6 меңгә якын абунәче җыйды Һәр мәкаләне 20гә якын кеше әзерли

Татарстанның «Ата-аналарга! Игътибар - тикшерелде" («Родителям! Внимание — проверено») яңа telegram-каналы ярты ел эчендә 5,6 мең язылучы җыйды.

Психологлар һәм экспертлар ата-аналарга баланы деструктив төркемнәрдән ничек саклап калырга, суицидаль уйларын вакытында сизеп алырга, үз-үзенә ышанмаган яшүсмергә ярдәм итәргә кирәклеген сөйли һәм тәрбияләү буенча киңәшләр бирәләр.

"Безнең заманда мәгълүмат кыры гаять зур, һәм аның буйлап йөргән контент һәрвакытта да намуслы һәм куркынычсыз түгел, ә интернеттан файдаланучылар - бу, әлбәттә, балалар. Шуңа күрә безнең максат - ата-аналарны кисәтү һәм балаларны барлык кирәкмәгән социаль активлыклардан саклау ", - дип сөйләде психолог, "Ориентир" ресурс үзәгенең халыкка психологик ярдәм күрсәтү системасын мониторинглау бүлеге методисты Анастасия Ивашкевич.

Аның сүзләренчә, мәкаләләрне әзерләүдә якынча 20 кеше җәлеп ителгән, аларның бер өлеше - "Ориентир" хезмәткәрләре. Аларның эшен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкли.

“Без материалны киңәшләшеп язабыз, визуаль өлешен сайлыйбыз, һәрбер постны куер алдыннан дулкынланабыз. Без, хәтта, “опубликовать” төймәсенә дә бергә басабыз, чөнки бу барыбыз өчен дә бик җаваплы мизгел. Бу чынлап та гаҗәеп, чөнки зур эш тәҗрибәле, белем багажлы һәм югары статуслы кешеләр бергәләшеп дөньяны ничек яхшырак итү, балаларга ничек ярдәм итү, мәгълүматны ничек дөрес җиткерү турында уйлыйлар, һәм, бәхеткә, безнең бу уңышлы гына килеп чыга", - дип уртаклашты Ивашкевичның коллегасы Алия Ибраһимова.

"Ата-аналарга! Игътибар - тикшерелде" («Родителям! Внимание — проверено») telegram-каналы турында күбрәк «События” порталында укып белә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев