Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ярдәм акциясе балаларга шатлык өләшә

Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңы тынып өлгермәде, ә инде яңа уку елына әзерлек башланды да.

Республикабызда 1 июньнән, аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә, асрамага алынган һәм инвалид балаларга һ.б. адреслы ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» традицион хәйрия акциясе старт алды.

Баланы беренче сыйныфка укырга биргәндә, мәктәпкә бөтен гаиләң белән җыенасың. Акчалата ярдәм итеп җибәрүче булса, бигрәк тә ярап куя, дәү әниләр һәм дәү әтиләр исән булсын. Яраткан оныклары өчен берниләрен дә кызганмыйлар. Башларыннан узганнар белә, чыгымнар, чынлап та зур. Һәм кайсыбер гаиләләр аны күтәрә дә алмый. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе, чын мәгънәсендә, аларга зур экономия булып тора. «Нәрсә инде ул сумка?! Шул да булдымы ярдәм итү?» – диючеләр, ялгыша. Андый санпин нормалары таләпләренә туры килә торган букчаларның бәяләре 3000 сумнан башлана. Әле бит ул буш түгел, I сыйныф укучысына кирәкле барлык канцтоварлар да салынган. Кайсыбер районнарда Балаларны яклау көнендә – 1 июньдә үк акциянең беренче этабы узды. Ә Яшел Үзәндә матур букчалар тантаналы рәвештә 9 балага 6 июньдә  тапшырылды. 
– Быел безнең әлеге юмарт акциягә 11 ел. Димәк, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»тән беренче бүләкләрне алган балалар быел XI сыйныфны тәмамлады, – диде Яшел Үзән районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәисә Афанасьева, балаларның тар, кечкенә җилкәләренә ранецларны асты һәм булачак укучыларга теләкләрен җиткерде. – Кадерле кечкенә дусларыбыз, сез инде ашкынып белем йорты бусагасын атлап керәсе көннәрне көтәсез. Яхшы билгеләргә генә уку өчен барлык кирәкле әсбапларның булуы шарт. Ә алар бүген иңнәрегезгә салган букчаларда ята, димәк сез мәктәпкә барырга әзер. Хәерле сәгатьтә, хәерле юллар сезгә!

Дәвамы газетада (№41)

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Яшел Үзән балаларына мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев