Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яраткан эшең булу – иң зур бәхет

Тәрбияче беләсезме кем ул? Җанын, күңелен биреп эшләүче. Аналардай йөрәк җылысы белән, Балаларны назлап сөюче.

сәң дә, ишетсәң дә, күз алдына балалар бакчасы, кечкенә сабыйлар, аларның шау-гөр килеп уйнаулары, җыр-биюләре, матур итеп шигырь сөйләүләре килеп баса. Тәрбияче өчен иң мөһим әйбер – ул һәр бала өчен кирәк булу, аларны ярату һәм хөрмәт итү.
Шушы язмада Яшел Үзән шәһәренең 11нче номерлы «Антошка» балалар бакчасында татар теле тәрбиячесе булып эшләүче, бик куп мактауларга лаек булган Алсу Сибгатуллина турында язып үтәсе килә. Чөнки ул – һәр яктан да камил шәхес. Алсу Фәһим кызы Апас районының Түбән Биябаш авылында туа. Кечкенәдән балаларга булган мәхәббәте тәрбияче һөнәрен сайларга этәргеч була. 1985 елда Казан педагогия училищесын тәмамлый. Шуннан соң, Алсу ханымның югары белем алуга омтылышы арта. 1992 елда Казан дәүләт университетын бетерә. Диплом алгач, мәктәпкә татар теле һәм әдәбият укытучысы булып урнаша. Берничә ел мәктәптә эшләгәннән соң, балачактагы хыялын тормышка ашыру теләге белән, безнең балалар бакчасына килә.
Ул гел үз өстендә эшләүне, үсештә булуны, курсларда, семинарларда, төрле мастер-классларда катнашуны, заманча технологияләр өйрәнүне, гомумән, заман белән бергә атлауны максат итеп куя, яңадан-яңа зур уңышларга омтыла.
«Мин үз һөнәремне бик яратам, эшкә куанып барам, чөнки анда мине шат, көләч йөзле сабыйлар, мөлаем коллегаларым көтә. Һәр көн иртән балаларны, хезмәттәшләрне исән-сау күрү, үз ана телем – татар телендә аларны сәламләү – нинди зур бәхет бит ул!» – дип уртаклаша Алсу Фәһим кызы.
Бакчада ул балаларга татар теле өйрәтә, туган телнең матурлыгын, кодрәтен аңларга булыша, телебезне яратырга, халкыбызның рухи байлыгы, тарихы белән кече яшьтән үк кызыксынырга өнди, милләтара тәрбия бирә. Балалар телне уйный-уйный өйрәнә, дөньяны танып белә, уен ярдәмендә көчле, тырыш, сәләтле, булып үсә.
Алсу Фәһим кызы балалар белән генә түгел, әти-әниләр белән дә тыгыз элемтәдә тора, аларны аңлап, уй – фикерләре белән кызыксынып, теләкләрен ишетеп, аларны хөрмәт итеп эшли.
Үзең тәрбияләгән балаларның күзләрендә шатлык нуры күргәч, җылы карашларын тойгач, ягымлы итеп эндәшүләрен ишеткәч, сайлаган һөнәреңнен ялгыш түгеллеген аңлыйсың, сабыйлар белән балачак илендә мәңге яшь, энергияле, шат күңелле булып каласың.
Әгәр дә аннан: «Сезнен өчен бәхет нәрсә ул ?» – дип сорасаң, ул болай дип җавап бирә:
Миңа сорау бирсәләр:
«Бәхетең ни?» – дисәләр,
Бәхетем – таңнан торып,
Эшкә килгән иртәләр.
Миңа сорау бирсәләр:
«Бәхетең ни?» – дисәләр,
Шушы бакча сукмаклары
Бәхетемә илтәләр.

Нина Шәйморзина,
Әдилә Гарәфетдинова,
«Антошка» балалар бакчасының татар төркемнәре тәрбиячеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев