Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яран гөл үстер. Ул – яшел сакчы

Безнең зирәк әби-бабаларыбыз яран гөлен өйдәге җылылык һәм тынычлык билгесе итеп санаган. Астрологлар мәгълүматларына караганда, яран начар күздән саклый һәм йорттагы тискәре энергетиканы «баса», кешеләрне түземлерәк, рәхимлерәк итә.

Гөлнең исе депрессияне җиңеләйтергә, нерв системасын ныгытырга ярдәм итә. Әгәр дә яранны геопатоген зонадагы бүлмәгә куйсаң, ул андагы начар йогынтыны нейт ральләштерә.
Яран – мәхәббәттә дә ярдәм итә, дигән ышану бар. Яраткан кешегез сезгә карата да шундый хисләр кичерсен, дисәгез, сез бүләк иткән яран гөле аның өендә үсәргә тиеш.

Аңарда эфир мае бар. Ул яфрагын ышкыгач һәм җәй көне кояш нурларында бүленеп чыга. Бу исне көя күбәләге, чебен һәм башка бөҗәкләр яратмый.
Яранны баш авыр туы һәм салкын тигәннән кулланырга була. Әлеге үсемлек һаваны чистарта, зарарлы бактерияләрне үтерә. Үзеңне яхшырак хис итү өчен көн саен аның янында 10 минутлап утыру да җитә.

Һаваны чистарту өчен, аның даруханәдә сатыла торган маен кулланырга мөмкин. Аромалампага 3-4 тамчы салсагыз, шул җитә.
Яран гөленең мае гормональ матдәләр алмашын җайга сала. Ул хисләрне уятырга да сәләтле.

Нерв системасы белән бәйле проблемалары булган кешеләргә, гипертония, йокысызлык, ашказаны-эчәклек һәм йөрәк авырулыларга файдалы. Үт куыгы һәм бавыр авыртканда ярдәм итә. Отит, радикулит, теш сызлавын тынычландыра. Теш сызлаганда яфракны авыз эченә куярга түгел, ә яңакка бәйләргә кушалар. Радикулиттан, гөл яфрагын изеп, аркага компресс итеп, ә югары кан басымы булганда, кулдагы пульс ка куярга кирәк.
Өйдә үсүче яран гөле, кайсыбер ышануларга караганда, яман шеш барлыкка килүдән дә саклый икән. Ә парапсихологлар аны, кешенең авырулар нәтиҗәсендә бозылган био-кырын тигезли, дип саный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев