Аның составында Воронеж өлкәсе губернаторы урынбасары Дмитрий Маслов, эчке сәясәт министры Елена Дерганова, Воронеж шәһәр округы башлыгы Сергей Петрин бар иде.
Делегация «Зеленодольск» сәнәгать паркында булды. «ТатЛифт» һәм «Промэнерго» компанияләренең мәйданчыкларын карап чыкты.
Моннан тыш, кунаклар Свияжск утрау-шәһәре тарихы белән таныштылар. Анда ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы объекты – Успенский соборы һәм монастырь урнашкан.
Билгеләп үтәм, утрау-шәһәргә килүче туристлар саны ел саен арта, ә быел алдан бәяләүләр буенча 2 млн кеше тәшкил итәчәк.
Михаил Афанасьев, Яшел үзән районы башлыгы, Яшел Үзән мэры
Нет комментариев