Яшел Үзәндә «Хәрби хезмәткә чакырылучы көне – 2026» узды
Яшәеш

Яшел Үзәндә «Хәрби хезмәткә чакырылучы көне – 2026» узды

Ярышларда шәһәрнең 14 мәктәбе һәм 4 көллиятеннән килгән командалар, ягъни 200ләп укучы һәм студент катнашты. Яшьләр җитезлекләрен, төгәллекләрен, физик әзерлекләрен һәм команда белән эшли белүләрен сынады.

Чарада катнашучыларны Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Нигъмәтуллин һәм хәрби комиссар Илшат Паймурзин сәламләде. Алар яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүдә, булачак Ватан сакчыларын әзерләүдә мондый чараларның мөһимлеген ассызыклады.

Фото: Алия Гаязова

– «Хәрби хезмәткә чакырылучы көне» – яшьләр өчен бик әһәмиятле чара. Ул физик көчне, җитезлекне генә түгел, ә тәртипне, җаваплылыкны, команда белән эшли белүне дә тәрбияли. Егетләребез Ватанны саклауның зур җаваплылык икәнен аңлап үсәргә тиеш. Мондый ярышлар яшьләрдә патриотизм хисен ныгыта, авырлыклар алдында югалып калмаска, бер-береңә ярдәм итәргә өйрәтә, – дип билгеләп үтте Динар Нигъмәтуллин.

Ярышлар барышында катнашучылар киртәләрне узды, шартлы сугыш кирәк-яракларын күчерде, Калашников автоматын сүтеп җыйды, пневматик винтовкадан атты, противогаз киеп, шартлы рәвештә яраланган иптәшен имин урынга күчерде. Һәр бирем яшьләрдән игътибарлылык, төгәллек һәм бердәмлек таләп итте.

Фото: Алия Гаязова

«Хәрби хезмәткә чакырылучы көне» яшьләрнең хәрби хезмәткә әзерлеген ныгыту, Ватанны саклаучыларга хөрмәт тәрбияләү һәм яшь буынны җаваплы булырга өйрәтү юнәлешендә мөһим адым булды.

Яшьләребез сәламәт, рухлары нык, максатлары изге булсын! Ә булачак Ватан сакчыларына хәрби хезмәтләрен имин үтеп, туган якларына исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп калабыз!


Нет комментариев