«Татмедиа» АҖ филиалы – «Минзәлә-информ» басмасы редакциясе җитәкчесе Илдус Шаһиев белән хушлашу бүген Минзәләдә узачак
Мәрәсим сәгать 11:00дә Бәхетле урамы, 69нчы йорт адресы буенча башланачак.
Илдус Шаһиевнең вафаты турында элегрәк медиахолдингның матбугат хезмәте хәбәр иткән иде. Журналистка 64 яшь иде.
Медиакомпаниядә билгеләп үтүләренчә, акционерлык җәмгыятенең җитәкчелеге һәм коллективы бу хәбәрне тирән кайгы белән кабул итте. Шаһиев күп еллар журналист булып эшләде һәм күп кенә хезмәттәшләре өчен һөнәри фидакарьлек үрнәге булды. Ул беренче класслы җитәкче һәм актив җәмәгать эшлеклесе буларак танылды, һәрвакыт үз эше һәм туган редакциясен үстерү белән мавыкты, Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә зур өлеш кертте.
«Илдус Шаһиевнең китүе – бөтен „Татмедиа“ коллективы өчен зур югалту. Без талантлы лидерны, акыллы остазны һәм ихлас кешене югалттык», – дип ассызыкладылар медиахолдингта һәм Илдус Шаһиевнең гаиләсенә, якыннарына, дусларына һәм хезмәттәшләренә кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерделәр.
Нет комментариев