Кискән тырнакларны һәм коелган чәчләрне кабергә күмәргә кирәкме?
Иман нуры

Кискән тырнакларны һәм коелган чәчләрне кабергә күмәргә кирәкме?

“Әбиебез кискән тырнакларын һәм коелган чәчләрен җыеп бара. Аларны һәм теш протезын кабере янына күмәргә куша. Мондый васыятьне без үтәргә тиешме?”

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Сорауга Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең шәригать бүлеге җитәкчесе Ленар Хамматов җавап бирә:

– Тырнакларны кисеп тору, чәчләрне чиста һәм пөхтә тоту – Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәте. Ә киселгән тырнаклар һәм чәчләр белән нишләргә дигәндә, дүрт мәзһәб галимнәре дә, аларны җиргә күмеп кую – мөстәхәб, ягъни хуплана торган гамәл, дип җавап бирәләр. «Әл-Хидая» һәм «Рәдд әл-мухтар» китапларындагы безнең галимнәр дә аларны күмеп кую хәерлерәк дип саныйлар.

Бу кагыйдәнең нигезе – кешегә һәм аның тәненең өлешләренә хөрмәт күрсәтү, чөнки Аллаһы Тәгалә “Әл-Исра” сүрәсенең 70 нче аятендә: «Без Адәм балаларын хөрмәт иттек», – дип әйтә. Кеше туфрактан яралтылган, шуңа күрә аннан аерылган өлешләргә дә туфракка кайтуы хәерлерәк. Чәчләрне һәм тырнакларны яндыру, шулай ук аларны кая туры килсә, шунда чәчеп йөртү киңәш ителми. Аларны бәдрәфкә яки тәһарәт алу урынына ташламыйлар.

Күпфатирлы йортта яшәүчеләргә яки җире кышын кар астында калучыларга киселгәннәрне җыеп барырга һәм мөмкинлек чыккач, кеше йөрми торган җиргә күмеп кую рөхсәт ителә.

Догалы йорт


Нет комментариев