Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Янгыннарга каршы бергәләп көрәшик

Яшел Үзәндә авария хәлендәге буш йортларда янгыннар чыгу дәвам итә.

Ел башыннан аларда 24 шундый очрак теркәлде. Яшәүчеләре күченгән буш фатирларда  һәм подъездларда күпчелек, чүп-чар яна. Соңгысында 60 яшьлек бомж зыян күрде. 

Янгынга каршы федераль хезмәтнең 8нче отряды белән ЯҮМР буенча күзәтчелек бүлеге инспекторлары, полиция һәм торак сәясәте Департаменты  хезмәткәрләре   уздырган рейдларның төп максаты, шундый очрак­ларны булдырмау һәм кисәтү булып тора да инде. Профилактик төркемнәр авария йортларын тикшереп йөри.  Еш кына  бу объектлар  яшүсмерләр компанияләренең, сукбайларның һәм эчкечеләрнең җыелу урынына әйләнә. Ә бомжлар исә, анда кунарга да калыр­га мөмкин. Өстәвенә,  күченүчеләр фатирларда  урындык, өстәл һәм диван кебек иске  йорт җиһазларын да калдырып китә. Шулай булгач,  монда янгын куркынычсызлыгы турында әйтеп булмый.  Бомжлар җылыныр өчен  учак кабыза, ярым җимерек мичләрне яга, тәмәке тарта. Бу факторларның теләсә-кайсысы  янгын чыгарырга мөмкин.  Менә нәкъ шуның өчен уздырыла да инде бу рейдлар. Алар бу затларны буш йортлардан куып чыгара, кисәтүләр ясый. Болардан тыш, янгын сүндерүчеләр шәһәр халкының да битараф калмавын, шикле очракларда бу хакта хокук саклау органнарына хәбәр итүләрен  сорый. 
Әлеге юнәлештәге рейд­лар апрель уртасына кадәр алып барылачак. 

Резидә Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев