Янгынга каршы режим кертелде
Яшәеш

Янгынга каршы режим кертелде

30 апрельдән 15 майга кадәр Яшел Үзән муниципаль район территориясендә янгынга каршы аерым режим кертелде.

Бу чорда урманнарга  керү чикләнә. Чүп-чар һәм кипкән үлән яндыру, учак ягу, сүндерелмәгән тәмәке төпчеген һәм шырпы ыргытып калдыру да тыела. Янгын-коткару гарнизоны һәм күзәтчелек эшчәнлеге белән  шөгыльләнүче хезмәткәрләр эчке эшләр органнары вәкилләре һәм урманчылар белән бергә  рейдларга чыгачак. Таләпләр үтәлмәгән очракта гражданнарга – 2 меңнән алып 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 15тән алып 30 мең сумга кадәр, эшмәкәрләргә – 35тән алып 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200дән алып 400 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.

Резидә Йосыпова


Зеленодольск Зеленодольский пожарно-спасательный гарнизон лесные пожары

Нет комментариев