Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Янгын сүндерүчеләр укучыларны өйрәтте

Гадәттәгечә, сентябрь аенда янгын сагы хезмәткәрләре белем бирү йортларында профилактик чаралар - куркынычсызлык дәресләре, ачык ишекләр көне, янгын техникасы һәм җиһазлар күргәзмәсе, шулай ук мәктәп биналарында янгын-тактик өйрәнүләр үткәрә.

Мондый күнекмәләрнең максаты - янгын бүлекчәләренең шәхси составы һәм “уйдырма“ янгынны сүндерү буенча белем бирү учреждениесе коллективының уртак гамәлләрен карау, тикшерү.
9 нчы лицейда хәзерге вакытта 1637 бала белем ала. Янгын килеп чыккан очракта, аларны ашыгыч эвакуацияләү өчен 3 төп һәм 10 запас эвакуация чыгу юлы каралган.
Өйрәнүләрдә, имеш, кыска ялганыш нәтиҗәсендә, бинаның икенче катындагы башлангыч сыйныф бүлмәсенең берсендә янгын чыккан. Көчле төтен барлыкка килә, күрше кабинетларга коридор аша утның таралу куркынычы яный.
- Бүген өйрәтүләр барышында янгын чыккан вакытта, мәктәп хакимияте һәм хезмәткәрләренең әзерлек дәрәҗәсе тикшерелде, белем бирү учреждениеләрендә янгынны юк итү буенча бүлекчәләрнең эше өйрәнелде, - диде ТР буенча 8 нче ФПС отрядының янгын сүндерү хезмәте урынбасары Антон Соколов.
Янгын-тактик өйрәнүләр ахырында 8 отряд янгын хезмәткәрләре укучылар белән әңгәмә үткәрде һәм мәктәп җитәкчелегенә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча плакатлар һәм белешмәлекләр тапшырды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча 8 нче ФПС отрядының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X