Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Янгын сүндерүчеләр кайгы уртаклашып гыйбадәт кылды

Кемеровода булган куркыныч янгын нәтиҗәсендә һәлак булганнарны янгынга каршы федераль хезмәтнең 8нче отряды хезмәткәрләре искә алды.

Дини конфессияләр вәкилләре катнашында  янгын сүндерүчеләр  Яшел Үзән янгын-коткару гарнизонының  дини корылмаларында булып, гыйбадәт кылды. Православие гыйбадәтханәсендә дини чараны Яшел Үзән округы протеирее Святослав алып барса,  мөселман гыйбадәтханәсендә  Коръән сүрәләрен район мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин укыды.

Шуны билгеләргә кирәк, һәр кизү тору  көнендә һәм төнендә янгын сүндерүчеләр гадәттән тыш килеп чыккан фаҗигаләрне юкка чыгарырга беренчеләрдән булып бара. ФПСның Татарстан Республикасы буенча 8нче отряды җитәкчесе Зөфәр Халиуллин  сүзләренә караганда, янгын сүндерүчеләр  янгынның кешеләргә нинди кайгы китерүен ишетеп түгел, күреп белә. Шуңа күрә  бу зур фаҗига корбаннарын алар да искә ала. Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе янгында һәлак булучыларның якыннарының олы кайгысын уртаклаша.  Яшел Үзән коткаручылары бу көнне  алар истәлегенә сиреналарны һәм  янгын машиналары утларын кабызды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск МЧС Кемерово день памяти сотрудники противопожарной службы соболезнования память 8 отряд