Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Янгын чыгу сәбәпле гаилә урамда калды

Стадион урамындагы 24нче йорт түбәсеннән чыккан төтенне беренчеләрдән булып урамнан барган ир-ат күреп ала.

Ул шунда ук йорт хуҗасы янына йөгерә. Ачыкланганча,  йортка терәп салынган сарайга ут капкан була. Башта аннан төтен генә чыга. Әмма  бу ир-атлар сарай ишеген ачып җибәрүгә ут кислородтан мизгел эчендә  өскә түбәгә күтәрелә. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә түбә дөрләп янган була инде. Болардан тыш, йорт   электрдан  өзелмәгәнгә күрә  сүндергән вакытта ток тоту куркынычы яный. Шуңа карамастан, янгын сүндерүчеләрнең оператив эш итүе сәбәпле  янгын тиз арада сүндерелә һәм күрше йортларга күчми.  Янгынны сүндерүдә 53нче, 52нче һәм 34нче янгын-коткару частьләре  бүлекчәләре катнашып,  биш берәмлек янгын техникасы җәлеп ителде.

 

Янгын күзәтчелеге  бүлеге инспекторлары  мәгълүматларына караганда, янгын сарайдагы электр үткәргечендәге кыска ялганыштан чыккан.  Бу версияне йорт хуҗасы да раслый.  Аның сүзләренә караганда, алдагы көндә сарайда ул   тавыклар янында  лампа яндырып калдырган. Нәтиҗәдә  торак йортның һәм янкорманың түбәсенә зыян килә.  Бер сүз белән әйткәндә, суга батырылган бу йорт хәзер яшәү өчен яраклы түгел.

 

Исегезгә төшерәбез,  шушы көннәрдә генә  шундый ук сәбәптән Васильево бистәсендә  ике йорт янды. Ике гаилә йортсыз калды.  Шуңа күрә йорт хуҗаларының хуҗалыклардагы   электр үткәргечләрен һәм җайланмаларын тикшереп торуы мөһим. Иминлегебез иң беренче чиратта үзебездән тора.

Резидә Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев